«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы (0+)

13 августта шәһәр үзәк китапханәсе җәйге көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга теләүчеләр өчен үз ишекләрен ачты. Бу юлы китапханә территориясендә янәдән җәйге уку залы оештырылды, анда кунакларны уеннар, иҗат һәм, әлбәттә инде, китапларны берләштергән бай программа көтте. 

8016dd83-efa4-4ccb-b085-2e73aabd4114
5253769335984485509
5253769335984485507
5253769335984485514
5253769335984485517
«Дуслар белән» уен программасы балалар һәм өлкәннәрне үзенә тартып торучы чын үзәккә әйләнде. Катнашучылар командаларга бүленде һәм азарт белән күңелле эстафеталарда ярышты, викторина сорауларына җавап бирде һәм җәйге креатив шигарьләр уйлап тапты. Аеруча җәй турында иң үзенчәлеклеләре истә калды. 
Китап сөючеләр өчен «Таныш булыгыз – яңа әдәбият!» күргәзмәсе эшләде, анда китапханәчеләр яңа кайткан китапларны тәкъдим итте. Кунаклар яңа басмаларны кызыксынып карады, сюжетлар турында сорашты һәм шунда ук үзләренә ошаганнарын өйдә укырга алды. Матур рәсемле иллюстрацияләр белән балалар китаплары һәм өлкәннәр өчен хәзерге заман романнары аеруча популяр булды. 
«Журналлар иле» күргәзмәсенә күзәтү вакытлы матбугат басмаларына өстенлек бирүчеләрнең күңеленә хуш килде. Монда теләсә нинди темага басмалар табарга мөмкин булды: нәниләр өчен танып белү журналларыннан алып сәяхәтләр һәм кулинария турында ялтыравыклы басмаларга кадәр. Китапханәдә хәтта комикслар һәм модалы яшьләр журналлары да булуын күреп, күпләр гаҗәпләнде. 
«Өстәл уеннары!» зонасында җанлы рух хакимлек итте. Балалар һәм өлкәннәр шашки һәм шахматта ярышты, пазллар җыйды һәм «Су агымы» һәм «Иң зур борынлы» кебек гадәти булмаган уеннарда үз көчләрен сынап карады.. Китапханәчеләр катнашучыларга өстәл уеннарының инде берничә мең еллар яшәве турында сөйләде, һәм хәтта борынгы бабаларыбыз уйнаган борынгы уеннарның сурәтләрен күрсәтте. 
«Буккроссинг» акциясе кысалрында укучылар, яңа кызыклы әсәрләр табып һәм үзләре яраткан басмалар белән бүлешеп, китаплар алмашты. Алар бик теләп үзләрен кызыксындырган әдәбиятны сайлады, укыганнары турында фикер алышты һәм үзләре өчен яңа авторлар ачты. 
Көн «Китапханә рәсемен ясыйбыз».дигән плэнер белән тәмамланды. Ачык һава астында яшь һәм өлкән рәссамнар яраткан китапханәләрен җәйге буяуларда рәсемгә төшерү өчен, кулларына пумалалар һәм карандашлар алды. Матур һәм кабатланмас рәсемнәр кидеп чыкты, аларның кайберләре хәзер уку залы стеналарын бизәп торачак. 

Китапханә бар кунакларга рәхмәт белдерә һәм җәйге уку залының эшен дәвам итүе турында искә төшерә, яңа очрашулар анонсларын карап барыгыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: