Яшь китап сөючеләр өчен кышкы күңел ачулар (6+)

Кышкы каникуллар – яхшы кәеф, яңа ел чыршысы, мандариннар хуш исе, уңай тәэсирләр һәм могҗиза көтү вакыты. Каникуллар чорында әлеге могҗизаи мизгелләрне балаларга 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре бүләк итте. 

IMG-20210113-WA0011
IMG-20210113-WA0012
IMG-20210113-WA0010

Балалар күңелле һәм мавыктыргыч уен дөньясына кереп чумды, алар үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм ныклыкларын күрсәтте. Яшь китап сөючеләр бик теләп «Ике Суык», «Кар түмгәген тәгәрәт», «Кар шарын кем ераккарак ата» кебек уен һәм бәйгеләрдә катнашты, яңа ел шарадалары һәм табышмаклары чиште. «Фантастик кар» бәйгесендә балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм карда рәсем ясау осталыкларын күрсәтә алды. Алар үз куллары белән кар өстендә открытка – яңа ел чыршысы янында Кыш Бабай һәм Кар Кызы ясады. Барысы да күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр туплады. Бәйге һәм уеннарда актив катнашкан өчен балалар татлы бүләкләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: