«Җәй серләре» квест-уены (0+)

28 август көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы белән берлектә «Җәй серләре» дип аталган квест-уен уздырды. 

IMG_20200828_154308
IMG_7542
IMG_20200828_161033
IMG_20200828_161311

Балаларга күптөрле мавыктыргыч сынаулар үтәргә туры килде, алар «Җыючылар», «Кара тартма», «Табышмаклар иле», «Гаҗәеп үзгәрешләр», «Мәкальләр», «Татарстан геройлары», «Әкиятханә», «Белгечләр», «Юл йөрү кагыйдәләре станциясе» дип аталган тукталышларда булдылар. Чара барышында балалар, тапкырлык һәм зирәклекләрен эшкә җигеп, математика биремнәрен үтәде, табышмакларга җавап эзләде һәм әкиятләрне таныды. Юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Җиңү һәм призлы урыннар өчен көрәш дустанә һәм күңелле рухта узды. Һичшиксез, һәр катнашучы бик күп уңай тәэсирләр, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф туплап кайтып китте бүгенге уеннан.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: