«Бөек Җиңү юлларыннан» Квест-уен (12+)

8, 9, 10 һәм 11 апрель көннәрендә шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре «Бөек Җиңү юлларыннан» исемле квест-уен оештырды. Уенда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең 13 отряды катнашты.

20190408_152302
20190409_160500
20190410_153539
20190411_161856
20190411_162104
20190411_163638

Отрядлар алдан билгеләнгән маршрут буенча Геройлар, Һәйкәлләр, Бөек полководецлар, Музыкаль, Бөек көрәшләр исемле биш станцияне узарга тиеш булды. Шуннан соң командалар уенны берьюлы башлады. Алар һәр этапта сорауларга җавап биреп, дөрес җавап өчен йолдызчыклар алды. Ә төгәл һәм яхшы итеп аңлатып җавап бирүчеләргә өстәмә йолдызчыклар да эләкте.  Һәрбер этап азагында пазлның бер өлешен табарга кирәк иде. Квест тәмамланганда барлык отрядлар да йомгаклаучы этапка җыелды, маршрут кәгазьләрен тапшырдылар. Соңгы этапта командирлар гына ярышты. Аларга җыелган пазл буенча сорау бирелде: әлеге Орден ничек атала (Җиңү ордены) һәм аның белән бүләкләнүчеләр саны күпме?

Квест-уенга нәтиҗәләр соңгы көнне җыелган йолдызчыклар саны буенча ясалды.

Уен барышында командалар арасында да, аларның аерым катнашучылары арасында да фаворитлар ачыкланды. Укучылар уеннан бик канәгать калды һәм квестның мәгълүматка бай, кызыклы булуын билгеләп узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: