Тәмәке тарту дәрәҗә түгел: өлкән сыйныфлылар өчен дәрес (12+)

20 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә сигезенче сыйныф укучылары өчен «Бел: тәмәке тартучы үз гомерен кыскарта» дигән дәрес үтте. Китапханәче мәктәп укучыларын тәмәкенең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм, җир йөзендә тәмәке таралу юллары турындагы тарихи белешмә аша, дөньяда әлеге зарарлы гадәттән күпме кеше зыян күрүе һәм һәлак булуы турында мәгълүмат бирде. Чарага килүчеләр тәмәкенең куркыныч нәтиҗәләргә китерүе, тәмәке тартучының үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе хакында белде. 
Чара барышында укучылар тәмәке тарту проблемасы, балаларның ни өчен тәмәкегә тартыла башлавы турында фикер алышты. Нәтиҗәдә, балалар, тәмәке тарту һәм электрон сигаретлар сәламәтлекне һәлакәткә китерә, дигән уртак бер фикергә килде, тәмәке тартуга каршы һәм сәламәт тормыш рәвеше өчен тавыш бирде. Укучылар «Тәмәке тарту турында без нәрсә белдек?» викторинасы һәм «Бирешмисеңме?» тесты сорауларына актив рәвештә һәм зур кызыксыну белән җавап бирделәр.  
Чара азагында катнашучылар «Ералаш» киножурналыннан «Дай закурить», «Минздрав предупреждает!» роликларын карады.

P.S. «ҮКС» МБУнең Yandex Zen каналы https://zen.yandex.ru/id/5f8993692a21f85e77fd1a6e

 

 

Поделиться: