«2025/26 нчы уку елы мәктәп укучылары өчен мәдәният»: белергә кирәкле бар нәрсәләр!

«2025/26 нчы уку елы мәктәп укучылары өчен мәдәният»: белергә кирәкле бар нәрсәләр! Татарстанда 1–11 нче сыйныф укучылары өчен күләмле мәдәни проект дәвам итә.
Топ-100 иң яхшылар исемлегенә керергә һәм бүләк алырга телисеңме? Түбәндәгеләрне укы!
Нәрсә эшләргә?
1. Мәдәни чараларга йөрергә (музейлар, китапханәләр, күргәзмәләр, спектакльләр һ.б.).
2. VK битендә яки diary-culture.ru сайтында #кдш16 хештегы белән фото һәм үз фикереңне язып куярга.
3. 2026 елның 1 маена кадәр K.D.SH@tatar.ru почта адресына тутырылган формаларны җибәрергә (алу турында җавап киләчәк)
Җиңү критерийлары: Жюри урнаштырылган басмаларның санын, синең блокның сыйфатын һәм креативлылыкны бәяли. Үзенчәлеклерәк булган саен – җиңү мөмкинлеге югарырак!
Нәтиҗәләр: Май азагында бөтен республика буенча 100 җиңүче ачыкланачак. 
Булачак чаралар һәм бәйгеләр турында Р. Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсе сайтында һәм социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз.
Сорауларың калса, безгә яз K.D.SH@tatar.ru.
Мәдәни ачышлар артык булмый! Яңа кичерешләр алырга ашык!
Беренче язмага сылтама
Материалларга сылтама

Поделиться: