«Ветеран» клубында аш-су осталары бәйгесе узды (18+)

Күпләребезнең өендә әбиләр һәм әниләрдән калган аш-су пешерү серләренә өйрәтүче китаплар бар. Уңган хуҗабикәләрдә алар аш бүлмәсенең түрендә тора һәм битләре юкарып беткәнче укыла. 8 ноябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсенең «Ветеран» клубында әлеге китаплар буйлап сәяхәт кылдылар.

P_20191108_145644
P_20191108_141716_HDR
P_20191108_142929
P_20191108_141822
P_20191108_145804
P_20191108_141455_HDR

«Аш-су сәнгатенең иң гүзәл үрнәкләре» бәйгесендә чарага килүчеләрнең күбесе бик теләп катнашты. Өйдә үзләренең яраткан ризыкларын әзерләп килеп, бәйгедә катнашучылар аны пешерү серләре белән уртаклашты. Профессиональ кулинарлардан торган жюри әгъзалары аларның тырышлыкларын тиешенчә бәяләде – җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләр алды. Китапханәче кулинар һәм аш-су рецептлары китаплары күргәзмәсен тәкъдим итте. Кунаклар өчен моңлы җырлар яңгырады, ә һинд кызлары биюе барысын да биюгә дәртләндерде. Бүгенге чара чып-чынлап кулинар бәйрәменә әверелде һәм беркемне дә битараф калдырмады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: