Туры эфирда курчак театры! (0+)

Бесплатно

Курчак театры! Балаларның иң яраткан, көтеп алган тамашасы ул! 17 февраль көнне 11.00 сәгатьтә нәни дусларыбызны янәдән курчак театры дөньясына чакырабыз!

Үзәк китапханәнең ВКонтакте төркемендә узачак туры эфирда кунакта иң акыллы геройларның берсе – Укымышлы Мәче булачак. Алар Кузя белән бергә барлык дусларын «Нәни йорт хуҗасы Кузя мәктәбе»нең әкияти кунакханәсенә «Колобок» әкиятен бергәләп яңача итеп уйлап чыгарырга чакыра. Һичшиксез, матур, музыкаль курчак театры спектакле килеп чыгачак. Балаларга матур курчаклар, күңелле музыка, гади сюжет бик ошаячак. 
Геройлар белән бергә шатланырбыз, күңел ачарбыз.

 

 

Поделиться: