«Халыкның мәдәни ялын оештыруда нәтиҗәле форма буларак, китапханә клублары» Түгәрәк өстәл (18+)

IMG_20191003_104038
IMG-20191003-WA0024
IMG-20191003-WA0019
IMG-20191003-WA0017
IMG-20191003-WA0008
IMG_20191003_101559
IMG-20191003-WA0018

3 октябрьдә шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре өчен «Халыкның мәдәни ялын оештыруда нәтиҗәле форма буларак, китапханә клублары» исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәл эшендә китапханә клублары җитәкчеләре һәм «ҮКС» МБУ китапханәләре мөдирләре катнашты.

Түгәрәк өстәл артында хәзерге заман шартларында клуб эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре, клуб берләшмәләренең әһәмияте һәм нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар. Л.Н.Останина, Ә.Ф.Бәдретдиновалар өлкән яшьтәге укучылар өчен клуб оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Сәламәтлеге чикләнгән укучылар белән эшләүнең үзенчәлеге турында Р.Н.Рәхмәтуллина һәм Л.М.Миронова сөйләде.

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре иҗади уй-ниятләре турында мәгълүмат, балалар һәм яшүсмерләр белән кызыклы чаралар презентацияләрен әзерләгән иде. Китапханәчеләрнең һөнәри очрашуы шуның нигезендә узды. Һәр клубның тәҗрибәсе белән танышу хезмәттәшләренә кызыклы һәм файдалы булды. «НиКо» яшүсмерләр клубы җитәкчесе Н.Ю. Павлова балаларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү, китап аша аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә ярдәм итү максатларын куя. «Оранжевый квадрат»  балалар клубы эше (җитәкчесе А.Р.Хуҗина) күп очрашуларның танып белү уеннары, мастер-класслар, кызыклы шәхесләр белән очрашу формасында узуы белән кызыклы. «Китапсылу һәм аның дуслары» гаилә клубы (җитәкчесе Г.И.Гатиева) мәктәп укучыларының аралашуын һәм эчтәлекле ялын оештыруны тәкъдим итә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: