«Казан – яраткан башкалабыз» Туган якны өйрәнү сәяхәте (0+)
24
Гыйнвар 2020
Җомга
24 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышланган «Казан – яраткан башкалабыз» исемле туган якны өйрәнү сәяхәте узды. Китапханәче балалар белән бергә ак диварлы кирмән – танылган музей-тыюлык «Казан Кирмәне»нә сәяхәт кылды. Укучылар борынгы шәһәрнең Кол-Шәриф, Спас манарасы, Казан Кирмәне сынчыларына куелган һәйкәл кебек истәлекле урыннары белән танышты, шулай ук шәһәрнең аталу тарихы, Сөембикә манарасы турындагы риваятьләрне тыңлады. «Мавыктыргыч Татарстан» китап-уены балаларга бик ошады, алар күпләгән архитектура һәйкәлләре рәсемнәре арасында тиешле истәлекле урыннарны эзләп тапты. Чара «Яраткан шәһәрем – Казан» дигән презентация белән үрелеп барды. |