«Якташларың батырлыгы белән дан тота» Туган якны өйрәнү калейдоскопы (12+)

IMG_20190422_150042
IMG_4995
IMG-20190430-WA0004
IMG-20190423-WA0024

Җиңү көне илебезнең бар кешесе өчен изге көн булды һәм булачак.

Үзәк балалар китапханәсендә шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән җыелган Юнармия балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте отрядлары өчен «Якташларың батырлыгы белән дан тота» исемле туган якны өйрәнү калейдоскопы узды. Ул җир йөзендә безнең өчен тынычлык яулап көрәшкән кешеләр һәм сугыш елы вакыйгалары турында тагын бер кат искә төшерү максатыннан үткәрелде.

Укучылар Чаллы шәһәре һәм Тукай районының кыю сугышчылары, аларның батырлыгы, даны һәм Ватан өчен кылган каһарманлыклары турында белде. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә якташларыбыз югары дәрәҗәдәге хәрби бүләкләр ала, шул исәптән Советлар Союзы Герое йолдызларына да лаек була. 2018 елда әлеге батырлар хөрмәтенә шәһәребезнең Җиңү паркында Советлар Союзы Геройлары аллеясы барлыкка килде. Балалар чик буе сугышчысы Н.Ф.Кайманов, артиллерист И.М. Мәннанов, танкка каршы корал белән атучы Н.Л. Соболев, танкчы И.И. Мозжаров һәм башка танылган якташларының батырлыгы турында зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: