Нәниләр өчен космик сәяхәт (0+)
26
Март 2021
Җомга
26 март көнне 17 нче санлы китапханәдә Космонавтика көненә багышланган «Космоска юл» сәяхәте узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар без яши торган Җир планетасы турында сөйләште, космик җисемнәр – планеталар, метеоритлар, кометалар белән танышты. Балалар кем ул космонавт, ул нинди сыйфатларда ия булырга тиеш һәм космос белән бәйле башка кызыклы күренешләр турында мәгълүмат алды.
|