«Акварель-2022» шәһәркүләм чәчәкләр фестивале бәйгеләре (6+)

Бесплатно

«Акварель-2022» шәһәр чәчәкләр фестивале Чаллыда 1 июньнән 30 августка кадәр узачак. Августта фестиваль барышында төрле бәйгеләр үткәрелә. 

«Акварель-2022» чәчәкләр фестивале бәйгеләре оешмаларның, аерым эшмәкәрләрнең һәм шәһәребез гражданнарының чәчәкләр белән бизәү һәм яшелләндерү, вертикаль яшелләндерүне үстерү, түбәдә бакча, яшеллек почмаклары булдыру, балкон һәм тәрәзәләрне чәчәкләр белән бизәү һ.б. эшендә иҗади потенциалын ачыклау һәм аларны бүләкләү максатында уздырыла. 

«Акварель-2022» шәһәр чәчәкләр фестивале кысаларында түбәндәге бәйгеләр үткәрелә:

– Чаллы шәһәре җирлеген яшелләндерү, матурлау һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге – 2022 елның 1 августыннан 17 августына кадәр;

– «Чәчәкләрдән зур композиция» – 2022 елның 30 августы;

– «Чәчәкләрдән рәсем» – 2022 елның 30 августы;

–  «Чәчәкләрдән колонна яки арка» – 2022 елның 30 августы;

– «Яшел дивар» – 2022 елның 30 августы;

– «Вертикаль бакча» – 2022 елның 30 августы;

– «Маскарад костюмы» – 2022 елның 30 августы;

– «Чәчәкләр патшабикәсе» – 2022 елның 30 августы.

Бәйгеләрдә катнашу өчен оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, шәһәр гражданнарыннан Нигезләмәдәге кушымта үрнәгендә шәхси һәм коллектив гаризалар кабул ителә һәм карала.   

Поделиться: