«Еллар безне картайтмый» дип аталган бәйрәм чарасы (18+)

30  сентябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 16 нчы санлы китапханә, «43 нче мәхәллә» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә, 43/06 йорты ишегалды мәйданчыгында «Еллар безне картайтмый» дип аталган бәйрәм чарасы уздырды.

IMG_20200930_134715
IMG-20200930-WA0003
IMG-20200930-WA0007
IMG-20200930-WA0010
IMG-20200930-WA0015

Чарада кунаклар игътибарына Татарстанның сугыш чоры балалары турында «Бөек сугышның яшь геройлары» дигән китапларга күзәтү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. «Еллар безгә киртә түгел» дигән уенлы бәйгеләрдә катнашучылар мавыктыргыч викторина сорауларына актив җавап бирде, шулай ук хор белән рус һәм татар телләрендә җырлар башкарды, дәртле биюләр биеде. «Хәрәкәт энергиясе» исемле хәрәкәтчән гимнастика барышында кунаклар көч һәм яхшы кәеф бүләк итүче төрле сулыш алу күнегүләре белән танышты. 

Чара азагында «43 нче мәхәллә» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гришаева Надия Ямалетдин кызы үзенең изге теләкләре һәм истәлекле бүләкләре белән өлкәннәрне сөендерде. 

Бәйрәм күңелле һәм җылы рухта узды. Кунакларыбыз көне буена җитәрлек яхшы тәэсирләр һәм дәрт туплады!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: