«Язгы көн, ямьле көн»: бәйге-уен программасы (6+)

Якынлашып килүче 8 март алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Язгы көн, ямьле көн» дигән бәйге-уен программасы үткәрелде.

ЦДБ 8 марта
ЦДБ 8 марта (2)
ЦДБ 8 марта (3)
цдб 8 марта (4)
ЦДБ 8 марта 3

Чара уен формасында узды. Кызлар бәйге һәм викториналарда актив катнашты, малайлар да читтә калмады, бик теләп кызларга ярдәм итте. «Тиен сыман тәгәрмәчтә бөтереләм» бәйгесендә кызлар үзләренең спорт әзерлекләрен күрсәтте, обруч әйләндерде, скакалка белән сикерде, туплы ярышта катнашты. «Кем тизрәк» бәйгесендә катнашучылар токмачлардан тиз һәм матур итеп муенча ясарга тиеш булды. «Язгы кием» бәйгесе киенгәндә эшләпә һәм яулыкларны куллануда кызларның дизайнерлык сәләтләрен бәяләргә мөмкинлек бирде. Укучылар шулай ук «Көлсылуга булыш», «Әллүки калейдоскобы» һәм «Уенчыкны таны» уеннарында да актив катнашты.

Чара малайларның 8 Март бәйрәме уңаеннан матур тәбрикләү сүзләре белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: