«Кышкы буран әкияте» Бәйге-уен программасы (6+)

цдб вьюга (2)
цдб вьюга (5)
цдб вьюга (3)
цдб вьюга (4)
цдб вьюга (6)
цдб вьюга (7)
цдб вьюга

17 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр Үзәк балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Кышкы буран әкияте» дигән бәйге-уен программасы узды. Кыш – сыкы суык көннәр һәм буранлы төннәр вакыты. Балаларга буранның нинди әкият сөйләргә мөмкин булуы турында уйларга, фантазияләрен эшкә җигәргә тәкъдим итте. Укучылар төрле вариантлар китерде һәм әлеге әкияти тарихларның кайберләре чынбарлыкта гәүдәләнеш тапты. Кыш турында күңелле көйләр һәм җырлар астында тизлеккә кар бөртекләре ясадылар, «Җитез атта йөрүче» һәм «Себеркегә атланып» эстафеталарында катнаштылар, бирелгән хәрефкә теләкләр уйлап таптылар, кыш һәм Яңа ел турында сорауларга җавап бирделәр, иллюстрация буенча әкиятне таныдылар.

Уен программасы чып-чын әкият – В.Ф. Одоевский әкияте мотивлары буенча «Мороз Иванович» мультфильмын карау белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: