«Космосның бормалы юллары» бәйге-викторинасы (6+)

24 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Космосның бормалы юллары» дигән бәйге-викторина үткәрде.  
«Лачын» һәм «Бөркет» командалары беренче биремнәрнең берсендә үз исемнәрен яклап чыгыш ясады. Балалар «Йолдызлар чакыра» һәм «Космонавтика легендалары» уеннарында эрудицияләрен, «Кояш тирәли әйләнүче планеталар» викторинасында үз белемнәрен, «Планеталар» филфордын чишкәндә игътибарлылыкларын, «Минем НЛО» рәсемнәр бәйгесендә фантазияләрен күрсәтте.
«Яшь эрудит» журналы битләре буенча уен барышында балалар Ай һәм Марсны үзләштерү проектлары турында белде. 

Поделиться: