«Минем яраткан калам!» видеокотлаулар бәйгесе

Бесплатно
Время проведения: с 28 июля по 5 августа

Шәһәр көне бәйрәме хөрмәтенә Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы администрациясе «Минем яраткан калам!» дигән видеокотлаулар бәйгесе игълан итә. 

Видеоматериаллар 28 июльдән 5 августка кадәр ispolkom_cr-h@mail.ru (катнашучы турында мәгълүматны күрсәтергә (ФИО, телефон номеры), хатның темасы «Минем яраткан калам») электрон почтасына кабул ителә.
Бер катнашучыдан бер видеокотлау кабул ителә. 
6 август көнне 08:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ВКонтакте төркемендә онлайн тавыш бирү уздырылачак. Иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче булачак. 
Бәйгедә җиңүчеләр Энтузиастлар бульварында 7 август көнне 17.30 сәгатьтә башланачак Чаллы шәһәре көненә багышланган бәйрәм чараксында грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. 
Бәйге шартлары белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.

Поделиться: