«КитапханәТурында» һөнәри осталык бәйгесе (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

2024 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр махсус хәрби операциягә ярдәм итү йөзеннән һәм Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган китапханә эшен алга этәрүгә юнәлдерелгән «КитапханәТурында» дигән һөнәри осталык бәйгесендә катнашу өчен эшләр кабул ителә. 
Бәйге Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре округы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган. 
Бәйгедә теләсә кайсы китапханәләр, китапханә хезмәткәрләре һәм китапханә берлекләре катнаша ала. 
Бәйгегә бәйге темасы буенча китапханә яки аның партнерларының Интернет битләрендә махсус хәрби операциягә теләктәшлек белдерүче китапханә эшчәнлеге турындагы басмага сылтамалар кабул ителә. 
Җиңүчеләр ачык тавыш бирү аша ачыкланачак!
Хезмәттәшләр, барысына да һөнәри эшчәнлегебезнең башка ягы турында сез дә сөйләгез! Очрашулар, акцияләр, Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнарына, качаклар һәм яңа Россия территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия һәм патриотлык чаралары уздыру буенча тәҗрибәләр белән уртаклашыгыз.
Бәлки, мондый үрнәкләр башка китапханәчеләргә үзләренә эшчәнлек алып бару өчен яңа киңлекләр табарга ярдәм итәр!
Катнашу шартлары һәм эшләргә таләпләр турында тулырак НИГЕЗЛӘМӘДӘ таныша аласыз.

Поделиться: