«Китап укучы буынга» китапханә һәм китап эшенә багышланган яшьләр өчен үткәрелгән иң яхшы чаралар бәйгесе (18+)

2024 елның 5 мартыннан 3 июненә кадәр «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУсе «Китап укучы буынга» китапханә һәм китап эшенә багышланган яшьләр өчен үткәрелгән иң яхшы чаралар бәйгесе уздыра:
– гаризалар һәм эшләр 2024 елның 5 мартыннан 26 маена кадәр (кертеп) кабул ителә;
– бәйге эшләрен бәяләү, җиңүчеләрне ачыклау һәм бәйгегә йомгак ясау 2024 елның 27 маеннан 3 июненә кадәр (кертеп) уздырыла. 
Бәйге эшенең форматы – китапханә һәм китап эшенә багышланган агарту чарасын уздыру методикасын тасвирлаган материаллар.

Агарту чарасын уздыру методикасын тасвирлаганда түбәндәгеләрне исәпкә алу мәҗбүри:
– чараның исеме һәм формасы;
– аудитория яше (яшьләр);
– катнашучылар (чакырылган белгечләр, партнерлар, кунаклар);
– бизәлеше, күрсәтмәлелекләр: китаплар яки иҗади эшләр күргәзмәсе, плакатлар, рәсемнәр, портретлар, фотосурәтләр һ.б.;
– кирәкле җиһазлар һәм техник чаралар (компьютер, аудио, видео, микрофон, проектор, экран һ.б.);
– реквизит, атрибутика: маршрут кәгазьләре, сораштырулар һ.б.;
– чараның регламенты;
– чараның төп идеясен һәм барышын тасвирлау;
– чараның нәтиҗәлелеге һәм эффектлылыгы: яшьләр саны, яшьләрнең эшчәнлеккә кушылуы, уңай фикерләр, яшьләр тарафыннан социаль челтәрдә (тиешле сылтамаларны күрсәтеп) искә алынуы һ.б.

Нәтиҗәдә иң күп балл җыйган 3 катнашучы җиңүчеләр дип танылачак. Жюри карары буенча җиңүчеләргә I, II һәм/яки III урыннар бирелә ала.
Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән барлык башка катнашучылар электрон рәвештә бәйгедә катнашучы сертификаты алачак, ул 10 эш көне дәвамында, җиңүчеләр исемлеге билгеле булганнан соң, катнашучының электрон почтасына җибәреләчәк. 

Белешмәләр өчен телефон: (843)5235509.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: