«Дөньяның балалар язучыларына хат»: балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөтенроссия кыска эсселар бәйгесе (6+)

Бесплатно
Время проведения: 02.04.2021 – 25.05.2021

«Китап укучы үстерәбез» балаларны укуга җәлеп итү буенча мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе Россия дәүләт балалар китапханәсе белән берлектә «Дөньяның балалар язучыларына хат» дигән балалар һәм яшүсмерләр өчен кыска эсселар әдәби бәйгесе игълан итә. 
Бәйге кысаларында катнашучыларга «Дөньяның балалар язучыларына хат» темасына кыска эссе язарга тәкъдим ителә. Хатны дөньяның теләсә кайсы иленең балалар өчен язган яки язучы теләсә кайсы авторына «юлларга» мөмкин.  Бәйгедә катнашучыларның төп бурычы – үз теләкләрен һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият яки билгеле бер автордан көткәннәрен иҗади формалаштыру.
Хатта хәзерге көндә яшәп иҗат итүче генә түгел, ә инде арабыздан киткән, шул исәптән балалар әдәбиятының классик язучыларына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Бәйге ике яшь төркемендә үткәрелә: 8 яшьтән алып 12 яшькәчә, 13 яшьтән алып 16 яшькәчә.
Һәр яшь төркемендә бәйгенең җиңүчесе һәм 2-3 нче урыннарны алучылар билгеләнә. Барлык җиңүчеләр һәм финалистлар дипломнар белән бүләкләнәчәк. 

Бәйге турында тулырак һәм Нигезләмә белән сылтама буенча таныша аласыз.

 

Поделиться: