«Игелекле йөрәк» акциясе. «Игелекле йөрәк» бәйгесе

Матди хәле авыр булган гаиләләргә кием-салым һәм уенчыклар җыю буенча «Игелекле йөрәк» акциясе Яр Чаллы шәһәренең белем бирү учреждениеләре территорияләрендә 2019 елның 1 декабреннән 15 декабренә кадәр дәвам итә.
Акция «Чүп.Бүтән.Юк.Яр Чаллы» экологик хәрәкәте башлангычы белән «Экоактивлар» экоагарту проекты кысаларында Экология министрлыгының Кама буе җирле идарәсе һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән уздырыла.
Акциянең партнеры — «Ачык йөрәк» социаль проектлар үсеше үзәге» оешмасы.
Максаты — кешеләрдә үзенә кирәге беткән әйберләрне аңа ихтыяҗы булган гражданнарга тапшыру күнекмәләрен формалаштыру. Матди хәле авыр гаиләләргә тапшырылучы барлык әйберләр дә чиста (юылган) һәм бөтен, сыйфаты югалмаган (тегелгән яисә төзәтелгән) булырга тиеш.

Җыярга мөмкин булган әйберләр исемлеге:

1) теләсә кайсы яшьтәге һәм теләсә кайсы ел фасылына туры килүче кием-салым;

2) чиста һәм төзек, тиешле каптыргычлары булган, артык тузмаган аяк киеме;

3) чиста баш киемнәре;

4) чиста һәм төзек уенчыклар.

Әйберләрне «Игелекле йөрәк» акциясен оештыручы мәктәпләргә яисә 50/18а, 207 нче бүлмә адресы буенча «Орион» яшьләр үзәгенә алып килергә мөмкин. Әйберләр җыю акциясенә карата «В контакте», «Instagram» социаль челтәрләрендә тормышта булган вакыйгалар турында язмалар (пост) бәйгесе уза.

«Игелекле йөрәк» бәйгесе

Үзегез яисә танышыгыз кемгәдер әйберләр белән булышып игелекле гамәл кылуы турында «В контакте» яки Инстаграм социаль челтәрендәге үз битегезгә, мәктәп төркеме битенә яисә «Экоактивлар» төркеме битендә https://vk.com/ecoactives #rконкурсисторий #доброесердце  #школаN (үз мәктәбеңнең саны) #ИвановИван (авторның исеме, фамилиясе) хештеглары белән пост урнаштырыгыз.
Чараның катнашучылары: экологик берләшмә активистлары.
Постка таләпләр:
– язылган вакыйга чынбарлыктан алынган булырга тиеш;
– ул теманы ачып бирерлек зурлыкта булырга мөмкин;
– хаталарсыз текст;
– постта кемнедер кимсетү, хисләренә кагылу сүзләре булмаска тиеш.

Бәйге 15 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Җиңүчеләргә бүләкләр:
1 нче урын – мәгълүмат саклау җайланмасы (флеш карта),
2 нче урын – стакан,

3 нче урын — аяк киеме өчен капчык.
«Чүп.Бүтән.Юк.Яр Чаллы» экологик хәрәкәте координаторы Гүзәл Красноперова
89053728702
Поделиться: