«Кызлар җыелган җирдә»: бәйге-уен (6+)

6 март көнне 10 нчы санлы китапханә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Укымышлы мәчедә кунакта» клубы әгъзаларын «Кызлар җыелган җирдә» дигән бәйге-уенына чакырды.

10ф.лВеселый девичник¬
10ф. Конкурс лЕлена Премудрая¬
10ф. Конкурс лСамая шустрая¬
10ф. Немного истории праздника
10ф. Поздравление от мальчиков

Чара башында кунакларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Кызлар, «Хуҗабикәләр» һәм «Кул эше остабикәләре» командаларына бүленеп, белем һәм күнекмәләрдә, тапкырлыкта, хуҗалыклылыкта, иҗадилыкта көч сынашты. «Күңелле пешекчеләр», «Әнинең иң яхшы сыйфатлары», муенса тезү буенча «Иң җитезе» бәйгеләрендә кызлар үзләрен чын хуҗабикәләр итеп күрсәтте. «Елена Премудрая» бәйгесендә исә алар әни турында мәкальләрне җыеп һәм «Иң тапкыры» бәйгесендә әни ярдәмчеләре турында табышмакларны чишеп, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Әкияттән алынган юллардан геройларны белергә тиеш булган «Бу кем?» викторинасы ярдәмендә катнашучыларның укымышлылыкларын да сынап карадылар.

Малайлар да читтә калмады – алар актив рәвештә командаларга җан атты. Чара азагында малайлар тәбрикләү шигырьләре укып, кызларны бәйрәм белән котлады. Барлык балаларга күчтәнәчләр тапшырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: