«Батырлыгың мәңге онытылмас!» Шигырь укучылары бәйгесе (6+)

Хәтер һәм дан елы кысаларында, 17 февраль көнне 13 нче санлы китапханә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗаты буенча бәйге оештырды.

13ф. Конкурс М.Джалиль
dav
13ф.Конкурс М.Джалиль
dav
13ф.Конкурс чтецов М.Джалиль 2
13ф.Конкурс чтецов М.Джалиль 3
13ф.Конкурс чтецов М.Джалиль 4
dav
13ф.Конкурс чтецов М.Джалиль
dav

Шигырьләрне сәнгатьле, хисле итеп укый белүдә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә ярышты. Бәйге барышында каһарман-шагыйрьнең шигырьләре белән бергә аның батырлыгына багышланган иҗат әсәрләре дә яңгырады.

Китапханәчеләр катнашучыларга Муса Җәлилнең иҗаты, әдәби эшчәнлеге, аның сугышка китүе, пленга эләгүе, шунда «Моабит дәфтәрләре»нең тууы һәм әлеге шигырьләр китабы өчен Ленин премиясенә лаек булуы турында сөйләде. Бу әсәрләр күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм сугыш шигъриятенең классикасына әверелгән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: