«Туган тел ул – тере сулы чишмә» шигырь укучылар бәйгесе (6+)
20 февраль көнне 14 нче санлы китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел ул – тере сулы чишмә» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе үтте. Ул тагын бер тапкыр балаларыбызның сәләтлелегенә инанырга мәҗбүр итте. Сәнгатьле, хисле һәм артистларча итеп шигырь укуда 7 яшьтән алып 10 яшькәчә 50дән артык бала көч сынашты. Бәйге өч яшь төркемендә узды. Чыгышлар программасына Россия, Татарстан һәм БДБ илләре язучыларының әсәрләре кертелде. Быелгы бәйгедә аеруча сугыш турындагы шигырьләр күп яңгырады. 21 нче гасыр балалары тетрәндергеч итеп шигырь укыды, дөресрәге, Бөек Ватан сугышы чорында яшьтәшләренең иң өстенә төшкән сынауларны, авырлыкларны тойды. Бәйгедә катнашучыларны жюри бәяләде. Укучылар һәм аларның җитәкчеләре әсәрләр сайлауга бик җитди караган. Бәя куйганда жюри әгъзалары укуның сәнгатьлелегенә, башкару осталыгына, сәхнә культурасына һәм әсәрне укуга иҗади якын килүгә игътибар итте. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларны бәйгегә әзерләгән барлык җитәкчеләргә, катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәт белдерә!
|