«Китап штурманы» укучы тәкъдимнәре бәйгесе (12+)

«Китап штурманы» − яраткан китапны укырга киңәш иткән өчен приз алырга һәм иң яүшы авторлар җыентыгында басылып чыгарга мөмкин булган бәйге. Оештыручы: Санкт-Петербург шәһәренең М. Ю. Лермонтов исемендәге .«Семеновская» китапханәсе.

Бәйгедә яшенә яки кайда яшәвенә карамастан теләге булган һәркем катнаша ала. 

Эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
• Матур әдәбият китабын иң яхшы тәкъдим итү
• Пon-fiction китабын иң яхшы тәкъдим итү
• 12 яшькә кадәрге катнашучыдан иң яхшы китапка тәкъдим
• ВидеоШтурман (видеоформатта иң яхшы рекомендация)
• S-штурман (Социаль челтәрдә иң яхшы рекомендация тексты)

• Тәкъдим итмим (Катнашучы укырга киңәш итми торган китапка багышланган иң яхшы эш)

Шартлар:
Һәр катнашучы биштән артык эш җибәрә алмый.
Эшләр 2024 елның 1 февраленнән 12 маена кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләрне бүләкләү – 2024 елның июне.
Тәкъдим ителүче китапның жанры һәм язу вакыты чикләнмәгән
Файлларның форматлары: doc, docx, jpeg, png, gif, ppt, pptx, wmv, avi, mp4, mp3, wma
«S-штурман» номинациясендә теләсә кайсы жанрдагы, катнашучының ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендәге битендә яки Телеграм-каналда һәркем күрә алырлык итеп басылып чыккан эшләре кабул ителә. Эш #книжныйштурман #sштурман, хэштеглары белән бирелергә тиеш, 1000 билгедән дә артмаска тиеш, пробелларны кертеп. Иллюстрация булса тагын да яхшырак. Эш бәйге беткәнчегә кадәр шунда торырга тиеш. Ул үзенчәлекле, кабатланмкас һәм башка бәйгеләрдә катнашмаган булырга тиеш. 

Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү – 2024 елның июне.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 50 иң яхшы рекомендациядән торган җыентык басылып  чыгачак. 

Эшне түбәндәге сылтама буенча кереп җибәрергә мөмкин http://lermontovka-spb.ru/contests/knizhnyy-shturman/

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: