Чаллыда каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар (6+)
15 февраль, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйренең исемен йөрткән скверда «Без җиңү белән өйгә кайткач…» дип исемләнгән искә алу чарасы узды. Очрашуда шәһәрнең Башкарма комитеты, мәгариф һәм мәдәният идарәсе вәкилләре, язучылар, китапханә хезмәткәрләре һәм эшчеләре, мәктәп укучылары һәм шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты. Чараны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Гафур кызы Вәлиева ачып җибәрде. Җыелучыларны шәһәрнең Башкарма комитет мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Нияз улы Хуҗин сәламләде. |