«Укырга вакыт!» китап фестивале Чаллыда (0+)

2025 елның 17 июнендә барлык китап сөючеләрне күркәм әдәбият бәйрәменә – Чаллы шәһәре китапханәләр системасының 50 еллыгына багышланган «Укырга вакыт!» китап фестиваленә чакырабыз. Бәйрәм шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта 10:00 сәгатьтән алып 16:00 сәгатькә кадәр узачак.
«Укырга вакыт!» китап фестивале – ул мавыктыргыч вакыйгаларга бай көн.
Шәһәрдәшләр һәм шәһәр кунаклары өчен язучылар белән иҗади очрашулар үтәчәк, алар арасында Евгения Перлова (Екатеринбург), Альбина Әбсәләмова (Казан), Фәүзия Солтан (Казан), Вера Хәмидуллина (Чаллы). Теләге булганнар язучылар иҗаты белән таныша, аралаша һәм аларның имзаларын яздырып ала алачак. 
«Әдәби геройлар парады» фестивальнең онытылмас вакыйгасы булачак, аның барышында чарага килүчеләр, костюмнар тәкъдим итүдә катнашып, үзләренең яраткан китап персонажларының киемнәрен күрсәтәчәк.
Яшь китап сөючеләрне кызыклы мастер-класслар, мавыктыргыч китап күргәзмәләре, күңелле уеннар һәм кызыклы бәйгеләр көтәчәк, алар ярдәмендә балалар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырачак. Шулай ук «Китап җиле» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк.
Тамашачыларны Чаллы курчак театры һәм «Энергетик» мәдәният сарае артистларының матур чыгышлары куандырачак. Китап ярминкәсендә үз продукцияләрен «Иначе говоря» китап клуб-кибете, «Тургай» милли китап йорты һәм «Рәхмәт» китап кибете тәкъдим итәчәк.
Президентның мәдәни инициативаларга теләктәшлек итү фонды ярдәмендә оештырылган фестиваль шәһәрдәшләр һәм Чаллы кунаклары өчен әһәмиятле мәдәни чара булыр дип ышанып калабыз. Без барлык китап һәм әдәбият сөючеләрне әлеге үзенчәлекле вакыйганы бүлешергә чакырабыз!
Керү ирекле.

#летовТатарстане

 

Поделиться: