«Укырга вакыт!» китап фестивале (0+)

2025 елның 17 июнендә Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе шәһәрдәшләрне һәм шәһәребез кунакларын «Укырга вакыт!» дигән китап фестиваленә чакыра. Чара Президентның мәдәни инициативаларга ярдәм итү фонды ярдәмендә оештырыла һәм шәһәр китапханәләре системасының 50 еллыгына багышлана. 
Фестиваль программасында: язучылар белән очрашулар, «Китап көче» шәһәр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү, әдәби уеннар һәм бәйгеләр, әдәби геройлар парады, мастер-класслар, китап ярминкәсе, күргәзмәләр һәм сирәк басмаларның тематик экспозицияләре.
Мәртәбәле кунаклар исемлеге төзелә. Тулы программа китапханәнең рәсми сайтында https://библиотека-челны.рф/ һәм «ВКонтакте»дагы төркемендә https://vk.com/bibl_chelny басылып чыгачак.
Керү ирекле!

 

Поделиться: