«ТауФЕСТ» китап фестивале

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре – мөдир Мөбарәкшина Г. Г., әйдәп баручы китапханәче Гатиева Г. И., һәм шулай ук «ҮКС» МБУ директоры урынбасары Каюмова Р. Н. Казанда узган «ТауФЕСТ» китап фестивалендә катнашты.
тухляк
image-30-08-25-07-13-1
image-30-08-25-07-13-2
image-30-08-25-07-13
image-30-08-25-07-13-3
image-30-08-25-07-13-4
image-30-08-25-07-13-5
Фестивальдә китапханәчеләр «Китапка җан өр» китапханәдә скрайбинг» дигән инклюзив проект тәкъдим итте. Әлеге проект күз күремедә тайпылышлар булган балаларны социальләштерүгә юнәлдерелгәе һәм алар белән сәламәт дуслары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруда ярдәм итә. 
Проект барышында балаларга китаплар укылды, шуннан соң алар комда рәсемнәр ясады, һәм шулар буенча видеороликлар төшерде. Бу иҗади эш креативлыкны үстерүдә һәм бар катнашучылар арасында үзара мөнәсәбәтләр булдыруда булышты. Проект Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тормышка ашырылды һәм бик уңышла килеп чыкты. 
Фестиваль кунаклары гадәти булмаган скрайбинг техникасы белән генә танышып калмады, ә комда үзлектән рәсемнәр дә ясап карый алды, бу барлык катнашучыларда тере кызыксыну һәм уңай хисләр тудырды. 
Чын күңелдән фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Сезнең тырышлык белән «ТауФЕСТ», күптөрле чаралардан ләззәтләнү, үзләре өчен яңа талантлар ачу һәм иҗат, илһам рухына кереп чуму мөмкинлеге бүләк итеп, барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: