«Русское слово»ның китап дөньялары: «Русское слово» нәшрияты бәйгедә катнашырга чакыра! (6+)

Бесплатно

«Русское слово» нәшрияты «Русское слово»ның китап дөньялары: китапханә тәҗрибәләре – 2026» дигән Халыкара китапханәчеләрнең һөнәри осталыгы бәйгесе уздыра, Бәйге Рус мәктәп китапханәсе ассоциациясе (РШБА) һәм Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе (АССУЛ) ярдәме белән үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен:
— «Яндекс Формы» сервисында гариза тутырырга;
— 20 сентябрьгә кадәр konkurs@russlo.ru электрон почтасына китапханә тәҗрибәсенең тасвирламасын җибәрергә кирәк.
Бәйге нәтиҗәләре 9 октябрьдә игълан ителәчәк. Экспертлар советы өч номинациянең һәрберсендә берәр җиңүчене билгеләячәк:
– «Илһамлану»;
– «Җәлеп итү»;
– «Бердәмлек».
Җиңүчеләрне дипломнар һәм «Русское слово» нәшриятының интернет-кибетендә  әдәбият алу өчен 5000 сумлык сертификатлар көтә. Шулай ук призёрлар билгеләнәчәк – алар дипломнар һәм әдәбият алу өчен 3000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Бәйгегә эшләрен җибәргә барлык катнашучыларга катнашучы сертификаты биреләчәк һәм нәшриятның интернет-кибетендә 3000 әр бонус күчәчәк. 
Иң яхшы эшләр «Русское слово» нәшрияты сайтында басылып чыгачак, ә аларның авторлары махсус вебинарга чакырылачак. 
Катнашу өчен шартлар һәм эшләрнең эчтәлегенә һәм әзерләүгә таләпләр, номинацияләр турында тулырак мәгълүматны Бәйгенең нигезләмәсендә һәм нәшрият сайтында укырга мөмкин. Катнашучыларга илһам һәм уңышлар телибез!
Исегезгә төшерәбез, «Русское слово» нәшрияты сайтында «Китапханәләргә» дигән махсус бүлек ачылды. Анда китапханәчеләр өчен бушалй кулланырга мөмкин булган актуаль материаллар, шул исәптән 12 китапханә тәҗрибәсе тәкъдим ителә.

Нигезләмә.

Поделиться: