«Яшел серия» китап күргәзмәсе (6+)

6 нчы санлы китапханәдә 13 майдан 30 майга кадәр «Яшел серия» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Яшел серия – Дрофа һәм Армада нәшриятлары китаплары сериясе, аңа танылган галим-зоологлар һәм язучы-натуралистларның табигать  турындагы иң яхшы әсәрләре керә. Шуның өстенә, сериянең һәр авторы – экзотик урыннарда булган, яраткан эше белән шөгыльләнүче үзенчәлекле, кабатланмас шәхес. 
Китапларда бәян ителүче тарихлар төрле вакытта, планетаның төрле почмакларында булган. Гади кешегә ул җирләрдә булу һәрчак мөмкин дә түгел. Бу джунглилар һәм чүлләр, тропиклар һәм Антарктида, төрле диңгезләр, океаннар һәм утраулар, таулар һәм мәгарәләр, тайга һәм океан киңлекләре. Ә китап күргәзмәсе укучыларга әлеге мавыктыргыч сәяхәтне кылырга мөмкинлек тудырачак!

Поделиться: