«Онытылган китаплар танышырга тели» китап күргәзмәсе (18+)

Бүген китапханә киштәләрендәге китапларның күплеге шаккатыра. Яңа китаплар даими чыгып тора, хәзерге заман авторлары укучыларын үз иҗаты белән шатландырудан туктамый. Һәр китапханәдә киштәләрдә күп укыла торган китаплар белән янәшә вакытлар белән сыналган, әмма хәзерге вакытта лаексыз рәвештә онытылган басмалар да бар. Бу берничә дистә еллар элек укучыларның күп еллар дәвамында яратып укыган китаплары. 

6 нчы санлы китапханәдә «Онытылган китаплар танышырга тели» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда күптән язылган, әмма аңа карап мавыктыргычлылыгын һәм кызыклылыгын югалтмаган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә: А. Бруштейнның «Дорога уходит в даль», В. Крестовскийның «Петербургские трущобы», Э. Сетон-Томпсонның «Маленькие дикари», В. Шишковның «Угрюм-река», М. Алексеевның «Вишневый омут»  һ.б. Күргәзмә киң даирә укучылар өчен кызыклы булачак!

Поделиться: