«Рус җиренең бөек улы» китап күргәзмәсе (6+)

Бесплатно

2021 елда бөек гаскәр башлыгы, изге кенәз Александр Невскийның тууына 800 ел булу вакыйгасы билгеләп үтеләчәк (1221-1263). Россия Президенты Владимир Путин «Александр Невскийның ттуына 800 ел булуны бәйрәм итү турында» указны имзалады. Әлеге указ «Россия халкының бердәмлеген ныгыту, хәрби-тарихи һәм мәдәни мирасын саклап калу максатларында» кабул ителде. Бу вакыйга уңаеннан, «ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре Александр Невскийның тормышы һәм батырлыклары турында «Рус җиренең бөек улы» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә 2021 елның 8 февраленнән ел азагына кадәр эшләячәк. 
Күргәзмәнең беренче бүлеге кенәз Александр Невскийның  тормыш юлын яктырта. Л.Болоболичевның «Великие князья» һәм А.В.Шимовның «Сто великих полководцев» дигән универсаль характердагы басмалары, шулай ук кенәзнең биографиясенә багышланган О.Тихомировның «Александр Невский», Юговның «Ротоборцы» китаплары тәкъдим ителә. 
Икенче бүлектә китаплар, Нева сугышы турында белешмә әдәбият һәм вакытлы матбугат басмалары урнашкан.  Мәсәлән, Н. П. Павлищеваның «Александр. Невская битва» китабында сугышның үзе, бөек гаскәр башлыгының аякка басуы турында сүз бара. А. Дегтяревның «Невская битва» китабы бөек сугыш турында гына түгел, борынгы Новгород тормышы турында да сөйли. 
Александр Невский образы әүвәлге заманнардан ук матур әдәбиятта, рәсем сәнгатендә, кинематографиядә, сыннарда чагылыш тапкан. 
1724 елда Екатерина I кушуы буенча Изге Александр Невский Ордены, ә СССРда 1942 елда сугыш хәрәкәтләрендәге казанышлары өчен тапшырылучы Александр Невский Ордены булдырыла. 
Бөек кенәзнең тормышы турында барысын да балалар һәм яшүсмерләр бүлегендәге күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан белергә мөмкин.
Рәхим итегез!

 

Поделиться: