«Китап белән бергә отпускка» китап күргәзмәсе (16+)

6 нчы санлы китапханәдә «Китап белән бергә отпускка» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Җәй — иң гүзәл чор! Ял, күптән көтеп алынган сәяхәтләр һәм яраткан китаплар уку вакыты. Күргәзмәдә мавыктыргыч детектив сюжетлар, күпсанлы романтик тарихлар белән китаплар, шулай ук Г. Артемьева, Э. Сафарли, М. Трауб, Е. Горская кебек хәзерге заман рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен табарга мөмкин. Китап уку – яхшы ял өчен мөһим шарт, чөнки ул нервлар киеренкелеген киметә, начар кәефкә каршы көрәшә.  Безнең китаплар сезнең ялларны күңеллерәк итсен!

Поделиться: