«Цифрлаштыру дөньясына – китап аша»: китап күргәзмәсе (12+)

Замана йөзе һәркөн үзгәреп тора: үткән ике йөзьеллык сәнәгать өлкәсендә кискен үсеш этабы булса, ә 21 нче гасыр – мәгълүмати технологияләр һәм цифрлаштыру чәчәк ату вакыты. 
2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлегендә иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнде. Ул  хәзерге көн җәмгыятенең төрле өлкәләренә заманча цирфлы технологияләрне кертүгә багышлана. 

Выставка
IMG_20220220_144516
IMG_20220220_144713_403
IMG_20220220_144728_560
IMG_20220220_144746_461

Анда информатика, роботлаштыру, компьютер төзелеше турында сөйләүче, шулай ук Интернетның күптөрле мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүче китаплар һәм басмалар тәкъдим ителә. Күргәзмә берничә бүлектән тора: җәмгыятьне цифрлаштыру, мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр, китап укучыларга хезмәт күрсәтүдә электрон чаралар, китапханә процессларында роботлаштыру һәм ясалма интеллект, китапханәләрнең цифрлы проектлары, аларның эш тәҗрибәсе.

Китапханәчеләр укучылар игътибарына А. Крупникның «Поиск в интернете», В. Леонтьевның «Все о работе на ноутбуке», А. Жвалевскийның «Компьютер без напряга», О. Бойцевның «Защити и свой компьютер от вирусов и хакеров», Д. Борманның «Компьютерная энциклопедия» һ.б. интернет һәм IT-технологияләр белән бәйле китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркы турында таныштыручы мәгълүмат бирелә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: