«Халыклар дуслыгы – иҗат бердәмлеге» китап күргәзмәсе (6+)

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Әлеге вакыйга хөрмәтенә «ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Халыклар дуслыгы – иҗат бердәмлеге» дигән китап күргәзмәсе оештырды. 
Күргәзмәдә республикада яшәүче төрле халыкларның телләренә багышланган әдәбият, йола һәм бәйрәмнәр, фольклор аралашу ысуллары, мәдәният, тарих турында мәгълүмати материаллар, китаплар һәм журналлар, шулай ук сүзлек һәм энциклопедияләр тәкъдим ителә.
Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк.

Поделиться: