«Татарстан: үткәннән киләчәккә» китап күргәзмәсе (6+)

18 август көнне 23 нче санлы китапханә 4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе территориясендә  уздырылган шәһәр җитәкчеләренең ЗЯБ бистәсендәге 18 нче мәхәллә халкы белән очрашуы барышында «Татарстан: үткәннән киләчәккә» дигән китап күргәзмәсе оештырды. 

Күргәзмәдә Татарстан тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, татар халкының көнкүреше турындагы китаплар тәкъдим ителде. Чара кунакларын Э. Паркерның «Татары», М. Зәкиевның «История татарского народа», А. Галләмованың «История Татарстана», Т. Дәүләтшинаның «Советский Татарстан» китаплары аеруча кызыксындырды. Күргәзмәгә килүчеләр китапханәгә чакыру кәгазьләре алды. 

Поделиться: