«Шулкадәр күптөрле Татьяналар…» китап күргәзмәсе (18+)

Суык гыйнварда шатлык кәефе белән бизәлгән бер көн бар. 25 гыйнварда Татьяналар көне билгеләп үтелә. Татьяна көне — ул Татьяна исемле барлык кызлар, хатын-кызлар көне. 1 нче санлы китапханә әлеге бәйрәмгә Татьяналар тарафыннан язылган яки аларның геройлары шул исемне йөрткән әсәрләрдән китап күргәзмәсе әзерләде. «Шулкадәр күптөрле Татьяналар…» күргәзмәсендә күптөрле жанрлар: классик әдәбияттан алып хәзерге заман романнарына кадәр тәкъдим ителде. Монда матур Татьяна исемле язучылар: Татьяна Веденская, Татьяна Бочарова, Татьяна Степанова, Татьяна Устинова, Татьяна Тронина, Татьяна Полякова, Татьяна Алюшина, Татьяна Корсаковаларның романнары һәм детективлары урнаштырылды. Күргәзмәдә шулай ук геройлары Татьяна исемен йөрткән әдәби әсәрләр урын алды: А. С. Пушкин «Евгений Онегин», Ф. М. Достоевский «Подросток», И. А. Бунин «Танька», И. А. Гончаров «Обрыв» һ.б. Бу китапханәгә килүчеләргә яраткан персонажлар дөньясына кереп чумарга һәм яңа авторлар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, аларны Татьяна дип йөртәләр… Шулкадәр күптөрле Татьяналар…

Поделиться: