«Яраткан бәйрәм» китап күргәзмәсе (0+)

Яңа ел тантаналары башланыр алдыннан шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге сезнең игътибарга бик шатланып мавыктыргыч китаплар тупланмасын тәкъдим итә. Бу китаплар киң даирә укучылар өчен исәпләнгән һәм анда һәркем үзе өчен кызыклылысын таба алачак. 
Е. В. Ивановның «Новый год и Рождество в открытках», И. М. Титовның «Наш любимый праздник» китапларында, «Народное творчество», «Праздник», «Музыкальная палитра» журналларында Яңа ел һәм Раштуаны каршы алу гореф-гадәтләре һәм сценарийлары тәкъдим ителә. 
Өйне әкияттәгечә матур итеп бизәү, чыршыга тылсымлы уенчыклар ясау идеяләрен П. В. Майорованың «Когда метель за окном», К. Б. Мителлоның «Большая книга подарков», В. В. Серова, В. Ю. Серовның «Вырезаем снежинки» китапларында таба алырсыз. «Идея вашего дома», «Лена. Рукоделие», «Делаем сами» матбугат басмалары бәйрәмгә әзерлек буенча киңәшләрнең бай хәзинәсенә әйләнер.
Сәнгать бүлегендә винил палстинкаларның зур фонды бар, укучылар П. И. Чайковскийның «Щелкунчик», Н. А. Римский-Корсаковның «Снегурочка» кебек классик әсәрләре һәм XX гасырның 70-80 нче еллары популяр җырларыннан торган яңа ел темасына пластинкаларны тыңлый алачак.

Поделиться: