«Һәм космос безне үзенә тарта» китап күргәзмәсе (16+)

Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көнен билгеләп үтәләр. Нәкъ менә бу көнне 65 ел элек бортында кеше булган космик кораб-иярченне беренче тапкыр җир орбитасына чыгаралар. Бу вакыйга уңаеннан 1 нче санлы китапханәдә «Һәм космос безне үзенә тарта» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Китап күргәзмәсе укучыларны космонавтика тарихына һәм авиация тармагы үсешенә багышланган күптөрле әдәбият белән таныштыра: бу космонавтиканың кешелекнең йолдызларга таба юлда беренче адымнарыннан алып заманча технологияләр һәм казанышларга кадәр төрле якларын колачлап алган китаплар, энциклопедияләр. Күргәзмәнең игътибар үзәгендә — исеме батырлык һәм фәнни алга китеш символына әйләнгән планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның тормышы һәм эшчәнлеге. 

 

Поделиться: