«Динозаврлар – Җирнең иң борынгы җан ияләре»: китап күргәзмәсе (6+)

Бесплатно

Динозаврлар дөньясы – шулкадәр ерак, әмма гаҗәеп искиткеч. Аның серләре балаларда һәрвакыт зур кызыксыну тудыра, шунлыктан 6 нчы санлы китапханәнең уку залында яшь китап сөючеләр өчен «Динозаврлар – Җирнең иң борынгы җан ияләре» дигән яңа китап күргәзмәсе эшли.

Күргәзмә белән танышып, алар палеонтология һәм Җир йөзендә динозаврлар яшәгәнлеген өйрәнү, аларның барлыкка килү һәм юкка чыгу, биологик үзенчәлекләре, төрләргә бүлү вариантлары тарихын ачып салучы башка табигый фәннәр өлкәсендә үз күзаллауларын киңәйтә алачак. 

Күргәзмәдә көн саен 10 нан 18 сәгатькә кадәр көтеп калабыз. Шимбә һәм якшәмбе ял көннәре. 

 

Поделиться: