«Чернобыль: башка кабатланмасын»: китап күргәзмәсе (12+)

26 апрельдә Радиацияле афәт һәм һәлакәтләрдә һәлак булучыларны искә алу көне. Быел дөньяда атом-төш энергетикасы тарихындагы иң эре Чернобыль һәлакәте килеп чыккан көнгә 37 ел тула. 

выст
photo_5348108537454250474_y
12
photo_5348108537454250472_y

Әлеге вакыйга алдыннан шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге «Чернобыль: башка кабатланмасын» дигән китап күргәзмәсе әзерләде. Анда һәлакәт, аның нәтиҗәләрен бетерү һ.б. турында сөйләүче әдәбият белән танышырга мөмкин. Алар арасында А.В. Иллешның «Репортаж из Чернобыля», Ю. Щербакның «Причины и последствия: Чернобыль», Г. Медведевның «Чернобыльская хроника» кебек китаплары бар.

Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт атом энергетикасының бөтен тарихында иң эре афәт буларак исәпләнә. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшендә Советлар Союзыннан 600 меңнән артык кеше катнашты. Бу хакта укучылар күргәзмә белән танышып белә ала. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: