« Әдәби Чаллы» китап күргәзмәсе-күзәтү (12+)

А.ГВ ыйләҗеп исемендәге татар драма театрында Чаллы язучылар берлеге оешуга 45 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында тантаналы чара узды. Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре оештырган « Әдәби Чаллы» китап күргәзмәсе-күзәтү төп вакыйгаларның берсе булды. 

photo_5269400139317578641_y
photo_5269400139317578642_y
photo_5269400139317578643_y
photo_5269400139317578644_y
photo_5269400139317578645_y
photo_5269400139317578646_y

Күргәзмәдә Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре китаплары, әдәби юнәлештәге вакытлы матбугат басмалары, Язучылар берлеге белән бәйле архив материаллары тәкъдим ителде. Чара шәһәрнең әдәби мирасын күрсәтү, катнашучыларны җирле авторларның иҗаты белән таныштыру, Чаллы әдәби мохитенең күптеллелеген һәм  күптөрле мәдәниятлелеген чагылдыру, Язучылар берлегенең шәһәр мәдәниятен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтү өчен оештырылган. Шулай ук, язучы Данис Хәйруллинның 80 яшьлек юбилее хөрмәтенә «Эзләремә җыр салам…» дигән аерым китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Аның максаты – күренекле әдәбият эшлеклесенең тормыш һәм иҗат юлын яктырту, аның төп әсәрләрен, һәм шулай ук республиканың әдәби тормышы үсешендә аның ролен күрсәтүгә багышланган материалларны тәкъдим итү булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: