«Балачакның китаплы салават күпере» исемле әдәби-танып белү уеннары (6+)

1 ноябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Балачакның китаплы салават күпере» исемле әдәби-танып белү уеннары узды. Балалар янына кунакка, күчтәнәчкә уеннар, табышмаклар, бәйгеләр алып, Көз патшабикә үзе керде.

IMG_20191030_141425
cof
cof
cof

Кунак белән бергә балалар мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Анда аларны гадәти булмаган һәм мавыктыргыч биремнәр көтеп торды. «Төсле китап дөньясы» бәйгесендә укучылар тапкырлыкларын, аң-белемнәрен күрсәтте һәм укылган өзекләрдән әсәрне һәм аның авторын атарга тиеш булды, планетабыз тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: