«Балачакның китаплы салават күпере» исемле әдәби-танып белү уеннары (6+)
1
Ноябрь 2019
Җомга
1 ноябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Балачакның китаплы салават күпере» исемле әдәби-танып белү уеннары узды. Балалар янына кунакка, күчтәнәчкә уеннар, табышмаклар, бәйгеләр алып, Көз патшабикә үзе керде. Кунак белән бергә балалар мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Анда аларны гадәти булмаган һәм мавыктыргыч биремнәр көтеп торды. «Төсле китап дөньясы» бәйгесендә укучылар тапкырлыкларын, аң-белемнәрен күрсәтте һәм укылган өзекләрдән әсәрне һәм аның авторын атарга тиеш булды, планетабыз тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты. |