Китаплар. Китапханә. Фикер алышулар. (18+)
10
Ноябрь 2019
Якшәмбе
10 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең «Прометей» клубында чираттагы очрашу узды. Фикер алышу өчен Россиянең танылган икътисадчысы Михаил Хазин һәм популяр блогчы Сергей Щегловның «Лестница в небо» китабы сайлап алынды. Бәхәстә китапханәнең даими укучылары һәм клуб әгъзалары катнашты. Хазин һәм Щеглов үз китапларында укучыга Хакимият асылының яңа аңлатмасын тәкъдим итә, хакимияткә менү баскычларының барлык стадияләре – гади хезмәткәрдән алып дөнья элитасының хезмәте югары бәяләнә торган хакимият вәкиле дәрәҗәсенә җитү турында җентекләп сөйләнә. Әлеге мәсьәләләр фикер алышу өчен төп тема булды һәм кискен бәхәсләр кузгатты. |