Ю.Ю. Ермалавичюсның «Всемирная социалистическая революция» китабы (18+)

Шәһәр Үзәк китапханәсе Мәскәүдән бик кызыклы посылка алды. Бу – РФ Дәүләт Думасыннан Г.А.Зюгановтан җибәрелгән «Всемирная социалистическая революция» китабы. Китапның авторы – тарих фәннәре докторы, профессор Юозас Юозасович Ермалавичюс. Аның җәмгыять белеме мәсьәләләре буенча 200 дән артык фәнни хезмәте бар. 

Күптән түгел Мәскәүдә басылып чыккан «Бөтендөнья социалистик революциясе» китабында бөтендөнья социалистик революциясенең төп билгеләре һәм кешелек үсеше тарихында аның нәтиҗәләренә кагылышлы фәнни фаразлаулар яктыртыла. Эшнең методологик нигезендә тарихны диалектик-материалистик аңлау ята, ягъни, автор раславынча, дөньяви тарихи процесс логикасы.

 

 

Поделиться: