«Гаилә белән китапханәгә» ял көне клубы (0+)

Шәһәрдәшләрне һәм шәһәребез кунакларын
Үзәк китапханәгә чакырабыз!

Сезнең өчен 28 гыйнварда Ял көне клубы эшен башлап җибәрә.  
Бу актив ял итү һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алу өчен яхшы мөмкинлек. Бу көнне балалар һәм ата-аналар өчен барлык уеннар һәм бәйгеләр яшерен сәләтләрне ачарга ярдәм итәчәк. Уеннар – ул күзләрдә ялкын, шатлык хисе һәм уңай тәэсирләр. 
4 яшькә кадәрле иң нәни укучыларыбызны һәм аларның әти-әниләрен «Гыйнварда булган хәл» дигән музыкаль-уен программасына чакырабыз.
«Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез – вакытны файдалы итеп уздырабыз» программасы теләге булганнарга уеннар, бәйгеләр, викториналар һәм ярышлар дөньясына кереп чумарга тәкъдим итә. 
«Пластилин фантазиясе» дигән танып белү мастер-классы кулларның моторикасын үстерергә ярдәм итә, фантазияне эшкә җигәргә һәм китаплар аша күп кенә яңа мәгълүматлар алырга өйрәтә. 
Гаилә белән ял көнендә китапханәдә уен бүлмәсе оештырылачак, анда балаларга вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек булдырылачак. Монда өстәл уеннары уйнарга, үзара аралашырга, яңа дуслар табарга һәм китаплар укырга мөмкин булачак. 
Гаиләләр балалары белән бергә вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә алсын өчен, китапханәдә гаилә ялы форматы эшен дәвам итәчәк. Безнең рекламаны күзәтеп барыгыз.

Поделиться: