Китапханәдә Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшырылды (0+)

16 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантанасы узды.

kD-VHS9Mm9k
9h5wh7MEuEg
eBCtERdjiDE
BBwCaYJ0uto
OAzMlH7mDok
RbhsQzO9Xi8
RHVD06vVPY8
ufh8eWkk8Sc (1)
9GA_Pk2TSyQ

Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, каләм ияләре Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зимфира Исламова, Сирень Якупова, Флера Мәрданова, Лилия Фәттахова, Рәкит Әбделмәнов һәм премиянең хәйриячесе Римма Идиятуллина катнашты.

2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән балалар язучысы Рәшит Бәшәр, шулай ук кызыклы, әдәби яктан камил шигырь һәм хикәяләре газетада даими рәвештә дөнья күргән дүрт укучы бала – Чаллының 41 нче мәктәп укучысы Роза Әмирова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова һәм Инсаф Гатауллин, Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин әлеге премиянең тәүге лауреатлары дип танылды. Аларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: